

27 июньдә Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә урындагы башлангычларга ярдәм программасын сайлап алу нәтиҗәләре буенча иҗтимагый инфраструктураны үстерү проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. 2022 елда урындагы башлангычларга ярдәм программасы конкурсына 1143 гариза бирелгән. Арадан 1125е сайлап алынган. Җиңүче проектларның гомум саны 645кә җиткән.
Андрей Назаров Башкортстанның Русиядә инициатив бюджетлау механизмнарын үстерү буенча лидерлар рәтендә булуын билгеләп үтте. Төбәктә җиде модель тормышка ашырыла: урындагы башлангычларга ярдәм программасы, “Анык гамәлләр”, “Безнең авыл”, “Башкортстан ихаталары”, “Авыл хуҗалыгында табышлы проектлар”, муниципаль мәгариф учреждениеләре базасында предуниверсарийлар челтәрен үстерү буенча проектлар.
– Инициатив бюджетлаштыруның иң масштаблы практикасы – урындагы башлангычларга ярдәм итү программасы. 7 ел эчендә 3,5 меңнән артык шундый проект тормышка ашырылган. Программа популяр һәм кирәкле. Муниципалитетлардан аны финанслауны арттыру буенча үтенечләр даими килә. Быел Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров карары белән “Урындагы башлангычларга ярдәм программасы-2022” конкурсында җиңгән проектларны финанслау күләме 100 млн сумга арттырылды. Республика бюджетыннан субсидияләрнең гомум суммасы 500 млн сум тәшкил итәчәк, – диде Андрей Назаров.