

Дәүләт Думасының Финанс базары буенча комитет башлыгы Анатолий Аксаков Русиягә якын киләчәккә долларның кирәксез булуын фаразлаган.
Доллар курсының 6 сум дәрәҗәгә (1998 елдагы дефолт вакытында дәүләт бурычы буенча актуаль сан) төшү ихтималы турындагы сорауга җавап биреп, Аксаков болай дигән: “Алты сум? Бәлки, Американың шундый сәясәте аркасында долларның бөтенләй беркемгә кирәге калмас. Ә сумга сорау булачак. Без ирнде газны сумнарга сатабыз. Президент күптән түгел тышкы бурычларны сумнар белән түләүгә кагылышлы указга кул куйды. Бу валютаны тотына алмагач, безгә долларлар гомумән кирәкми дә”.
Депутат сүзләренчә, Русия күп Америка һәм Европа товарларын санкцияләр сәбәпле сатып ала алмый, шуңа да көнбатыш илләре валюталарына сорау юк. “Нигә кирәк инде безгә андый валюта”, – дип нәтиҗә ясый Аксаков.
Чыганак: lenta.ru