Барлык яңалыклар
Икътисад
23 июнь , 11:54

Энергия блоклары яңартыла

Димәк, аларның эшләү куәте артачак. 

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстан генерацияләү компаниясе үзенең предприятиеләрен модернизацияләвен дәвам итә.

Атап әйткәндә, Карман дәүләт район электр станциясенең 3нче санлы энергия блогын яңарту карала. Эшләрне агымдагы елның декабрендә тәмамларга ниятлиләр.

Әйтергә кирәк, 2022-2024 елларга исәпләнгән җылылык электр станцияләрен яңарту программасын Энергетика министрлыгы башлангычы белән ил хөкүмәте эшләтеп җибәрде. Анда катнашу 15 ел эчендә үзен тулысынча аклый.

“Модернизациядән соң энергия блогының куәте 13,1 МВт ка артачак”, – ди республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в