

Башкортстанда электрон касса чеклары өлеше 22 процентка җитте, дип хәбәр итәләр Русиянең төбәк буенча Федераль салым хезмәте идарәсендә.
“Сатып алучыларның күбесе касса чекларын электрон формада алуны сайлый. Чыннан да, түләү карта яисә мобиль телефон ярдәмендә башкарылды икән, кәгазь чек артык атрибут сыман тоела, – диләр ведомствода. – Узган ел ахырыннан төбәктә электрон чеклар өлеше 15тән 22 процентка кадәр артты. БР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе мәгълүматлары буенча, ел башыннан 145 миллионнан артык чеклар сатып алучыларга элеткрон рәвештә җибәрелгән”.
Мартта чек тасмалары югалу ажиотажы да күп эшкуарларны электрон чеклар куллануга этәрде.
2022 елның 5 ае эчендә “Мои чеки онлайн” мобиль кушымтасын кулланучылар саны да якынча икеләтә артты. Сатып алучылар билгеләвенчә, бу бик тә уңайлы, чөнки чеклар бер урында саклана, югалмый, вакыт үтү белән төссезләнми. Аннары, кайсыбер ретейлерлар электрон чекларга күчкән өчен төрле бонуслар тәкъдим итә. Сатучыларга бу кыйммәтле чек тасмасында экономияләү мөмкинлеге дә әле.
Электрон чек сатып алучы телефон номерын яисә почта адресын күрсәткән һәм чекны шул рәвешле алырга ризалык белдергән очракта килә. Шул ук вакытта клиентның исәп-хисап тоткан моментта кәгазь чек алырга да хокукы бар.
Чыганак: bashinform.ru