

Кырларыбызда үз трактлрларыбыз җыры.
Кичә Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов эш сәфәре белән Петербург трактор заводында булды, анда предприятиенең генеральный директоры Сергей Серебряков белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисади форумында катнашу өчен Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында узды. Аның барышында яклар «Петербург трактор заводы» җәмгыяте һәм Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында 2022 елда «Кировец» тракторларын сатып алуга 5 процент күләмендә республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә өстәмә ташламалар бирү турында килешү имзалады.
- Республиканың аграр секторында «Кировец» тракторларына ихтыяҗ зур, алар төбәкнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә 1000нән артык берәмлек исәпләнә, - диде Илшат Фазрахманов. - Республика буенча тракторлар паркында “кировецларның" өлеше 7 процентка якын тәшкил итә, шул ук вакытта аларның уртача "яше" 20 елдан артып китә. Шуңа күрә без паркны яңартуны тизләтергә һәм «Кировец» гаиләсенең елына 150дән дә ким булмаган күләмдә яңа тракторларын сатып алуны тәэмин итәргә телибез. Ул республика аграрчылары исеменнән Сергей Серебряковка конструкцияне камилләштерү буенча Петербург трактор заводының системалы эше, шул исәптән «Кировец» тракторларының база агрегатлары эшен автоматлаштыру һәм идарә итү буенча электрон системалары өчен рәхмәт белдерде. Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дәүләт ярдәме чаралары «Кировец» гаиләсенең яңа тракторларын сатып алуга субсидияләр бирүне күздә тота. АПКның техник паркын яңарту программасы буенча, республика бюджетыннан яңа техника сатып алуга чыгымнарның 50 процентка кадәр һәм республика Ассоциациягә берләшкән махсуслаштырылган ремонт предприятиеләрендә булган тракторларны капиталь ремонтлау һәм модернизацияләүгә чыгымнарның 60 процентка кадәр компенсацияләнә.