Икътисад
18 июнь 2022, 16:30

Башкортстан - Бәһрәйн

Аралар якыная.

Башкортстан - БәһрәйнБашкортстан - Бәһрәйн
Башкортстан - Бәһрәйн

Аралар якыная.

Кичә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бәһрәйн Корольлегенең Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәд Абдулрахман Әл Саати белән очрашты. Дипломатик миссия җитәкчесе Башкортстан стендын һәм республика делегациясенең форумдагы эшен югары бәяләде һәм сәүдә-икътисади өлкәдә һәм туризмда яңа проектларны планлаштыру өчен кайбер юнәлешләрне билгеләде.

- Бәһрәйндә без тиздән Русиянең «Мир» түләү системасын банк хезмәтләренә кертәчәкбез, бу сезнең ил туристларына бездә уңайлы һәм имин ял итәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде Бәһрәйн Корольлегенең Русиядәге Илчесе Әхмәд Абдулрахман Әл Саати.

Башкортстан Башлыгы Бәһрәйн белән икътисади, мәдәни һәм туристик хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын билгеләп үтте.

- Коронавирус инфекциясе пандемиясе 2020 елда Башкортстан делегациясенең Бәһрәйнгә сәфәренә комачаулады. Без сезнең ил белән тышкы икътисади элемтәләрне үстерүгә ныклы әзер, - диде Радий Хәбиров.

Башкортстан - Бәһрәйн
Башкортстан - Бәһрәйн
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас