

Бүген Санкт-Петербургта XXV Халыкара икътисади форумы үз эшен башлады.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге безнең делегация Петербург икътисади форумында инвестицияләр күләме 65 миллиард сумнан артык булган 31 килешү төзергә ниятли.
Бу җәһәттән Радий Фәрит улы, “Автодор” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашып, республикада юллар төзү буенча мегапроект турында фикер алышты.
Шулай ук Уфаның Агыйдел аръягында су тәэминаты объектларын төзү проекты буенча ДОМ.РФ белән килешү төзү карала. Сугыш ветераннары өчен клиник госпиталь төзү документы да үз чиратын көтә.
– Мәгариф буенча Уфада 360 урынлык математика лицей-интернатын төзү проекты өстендә эшлибез. Туризмны үстерүгә инвестицияләр турында килешүләргә кул куярга планлаштырабыз. График тыгыз, очрашулар күп, бурычлар зурдан, – дип язган үзенең социаль челтәрләрендә Радий Хәбиров.
“Безнең өчен форумда катнашу – Башкортстанның үсешенә ярдәм итәчәк төп икътисади мәсьәләләр турында фикер алышу һәм аларны хәл итү өчен яхшы мөмкинлек”, – ди Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров.