

Бу көннәрдә Санкт-Петербургта XXV Халыкара икътисади форум бара. Иртәгә, 17 июньдә, анда ил Президенты Владимир Путин чыгыш ясаячак.
Президентның халыкара эшләр буенча ярдәмчесе Юрий Ушаков әйтүенчә, форумда дәүләт җитәкчесе икътисади үсеш мәсьәләләрен күтәрәчәк. Чөнки Көнбатыш санкцияләре икътисад базарындагы кагыйдәләрне яңабаштан карарга мәҗбүр итә. Хәзер инде, безнең илгә каршы чикләүләр кертүчеләрне капканың теге ягында калдырып, үзебезнекеләр өчен яңа ишекләрне ачарга кирәк. Әлбәттә, югалып барган күп кенә икътисади юнәлешләрне тергезү, уятып, кузгатып җибәрү өчен шактый вакыт һәм чыгымнар кирәк булачак. Менә шушы юлда эшләрне ничек корырга, кайсы якка таба хәрәкәт итәргә кирәклеге хакында сүз барачак әлеге форумда. Шуңа бу чарага кызыксыну зур булачак.
Путинның чыгышы “үтә дә мөһим” һәм “гаять кызыклы” булачак, дип вәгъдә итәләр Кремльдән. Бизнес вәкилләре бүген отышлылыгы кими барган Русия экспорты кайсы якка борылыш алыр икәнлеген көтә, бу мәсьәләгә карата Президентың фикерен беләсе килә. Ә барысының да ишетәсе килгән тема – Украинада барган хәрби операция. Ул кайчан тәмамланыр дигән сорау да күтәрелер, бәлки, ди экспертлар.
Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, Европаның күп кенә компанияләре, үз сәясмәннәре басымы сәбәпле, форумда катнашудан баш тарткан. “Мөмкинлек булу белән яңадан сезгә кайтыр идек диләр алар”, – ди Песков. Шуңа быел чит илләрдән килүчеләр саны, калган еллар белән чагыштырганда, азрак булачак. Әмма бу гына форумның әһәмиятенә йогынты ясамаячак.