

Бүген Санкт-Петербургта XXV Халыкара икътисади форумының рәсми өлеше ачыла.
Иртәгә анда ил Президенты Владимир Путин чыгыш ясаячак. Аның халыкара эшләр буенча ярдәмчесе Юрий Ушаков әйтүенчә, дәүләт җитәкчесе икътисади үсеш мәсьәләләрен күтәрәчәк.
Әлбәттә, санкцияләр, чикләүләр, сәүдә-финанс “бәрелешләре” проблемаларын да урап үтмәячәк ул. Путинның чыгышы “үтә дә мөһим” һәм “гаять кызыклы” булачак, дип вәгъдә итәләр Кремльдән. Бизнес вәкилләре исә бүген отышлылыгы кими барган Русия экспорты кайсы якка борылыш алыр икәнлеген көтә. Ә барысының да Украинада барган хәрби операция кайчан тәмамланыр икәнлеген ишетәсе килә, ди экспертлар.
Әйткәндәй, әлеге форумда һәр төбәк үз стендларын әзерләгән. Русиянең Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко сүзләренчә, Башкортстан стенды аерылып тора.
“Радий Хәбиров командасы Башкортстанны соңгы елларда үзгәртте: бу авыр һәм җиңел сәнәгатькә дә, кече һәм урта бизнеска да, инвестицияләр климатына да кагыла. Моны республика стендында да күрергә мөмкин – һәркем Башкортстан территориясендә гамәлгә ашыру мөмкин булган проектлар белән таныша ала. Форум кысаларында инвесторлар республика хөкүмәте белән күп килешүләр төзеренә ышаным”, – ди эксперт.