

16нчы июньдә Петербург халыкара икътисади форумында Башкортстан Хөкүмәте һәм агросәнәгать эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү буенча коммерция булмаган «Евразия Агрологистикасы» оешмасы арасында килешүгә кул куелды.
Килешүнең максаты - Башкортстан территориясендә «Агроэкспресс» тизләтелгән тимер юл һәм мультимодаль ташулар буенча уртак проектны тормышка ашыру кысаларында Евразия икътисади берлеге тарафыннан күмәртәләп сату-бүлү үзәге төзү проектын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән хезмәттәшлекне оештыру.
Документка Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм «Евразия Агрологистикасы» автоном оешмасының генеральный директоры Алевтина Кириллова кул куйды.