Икътисад
16 июнь 2022, 14:45

Газпромбанк белән хезмәттәшлек ныгый

Яңа юнәлешләр билгеләнде.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Бүген, 16 июньдә, Петербург халыкара икътисади форумында Газпромбанк һәм Башкортстан республикасы хөкүмәте төбәкнең социаль-икътисади үсеш бурычларын тормышка ашыруда үзара хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

Килешүне “Газпромбанк” идарәсе рәисе урынбасары Александр Муранов һәм республика хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров үз имзалары белән раслады.

“Газпромбанк” финанс базарда көчле позицияләрне били. Без банк белән хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен үстерергә йөз тотабыз, шул исәптән Башкортстанда дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын кулланып, инвестиция проектларын тормышка ашырырга ниятлибез”, – диде Андрей Назаров.

“Газпромбанк" белән Башкортстан арасында ныклы партнерлык элемтәләре урнашкан. Банк төбәкнең социаль-икътисади өлкәсен үстерүдә катнаша. Үз клиентларының инвестиция проектларын хуплый, халыкка һәм “корпоратларга” заманча онлайн-хезмәт күрсәтүне үстерә”, – дип белдерде Александр Муранов.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас