Икътисад
16 июнь 2022, 14:27

Газ заправкалары артачак

Аларның саны ел саен күбәячәк. 

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Бүген, 16 июньдә, Петербург халыкара икътисади форумында Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров “Газпром газ-мотор ягулыгы ” җәмгыяте генераль директоры вазифасын башкаручы Денис Корниенко белән очрашты.

Киңәшмәдә республика территориясендә автомобильләр өчен газ туплаучы компрессор станцияләрен төзү буенча гамәлгә ашыруга ниятләнгән инвестиция проектлары санын арттыру мәсьәләсе күтәрелде.

“Газ заправкасы станцияләре саны буенча Башкортстан илдә алдынгыларның берсе булып тора. Бездә аларның саны – 41. Шул исәптән 16 станция – шәхси инвесторларныкы, 9ы – “Газпром трансгаз Уфа” һәм 16ысы “Газпром газ-мотор ягулыгы” оешмасына карый. Без яңа станцияләр төзү белән кызыксынабыз һәм “Газпром газ-мотор ягулыгы” җәмгыятенә Башкортстанда заправкалар санын ел саен 5кә кадәр арттырырга тәкъдим итәбез”, – диде Андрей Назаров.

Денис Корниенко Башкортстан бу тәкъдимне хуплады.

“Үсеш программасын эшләргә һәм алдагы елларда 10 станциягә кадәр күләмгә ирешүне карарга кирәк”, – диде ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас