Икътисад
16 июнь 2022, 14:55

Безнекеләр шаккатыра белә

Бу юлы да сынатмадылар.

ufimnivy.ruufimnivy.ru
ufimnivy.ru

Бу көннәрдә Санкт-Петербургта XXV Халыкара икътисади форумы бара.

Чарада катнашучы һәр төбәк үзенчәлекле стендлар әзерләгән. Башкортстанның 580 квадрат метрлык стенды – Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала форум мәйданчыгында иң зурларның берсе. Үзәк объект – санлы тирмә, анда Башкортстан һәм аның төрле тармаклардагы төп проектлар, шул исәптән Уфаның 450 еллыгы уңаеннан юбилей төзелешләре белән танышырга мөмкин.

“Башкортстан” ресторанын ачу форум яңалыкларының берсе булмакчы. Анда кунаклар республиканың милли аш-суын һәм республиканың яңа Aibat Hallyar фастфудларын тәмләп карый алачак. Ресторан сөйләшүләр зонасы буларак та эшләячәк.

Безнең стендны Русиянең Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко югары бәяләде.

“Радий Хәбиров командасы Башкортстанны соңгы елларда үзгәртте: бу авыр һәм җиңел сәнәгатькә дә, кече һәм урта бизнеска да, инвестицияләр климатына да кагыла. Моны республика стендында да күрергә мөмкин – һәркем Башкортстан территориясендә гамәлгә ашыру мөмкин булган проектлар белән таныша ала. Форум кысаларында инвесторлар республика хөкүмәте белән күп килешүләр төзеренә ышанам”, – диде ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас