Икътисад
16 июнь 2022, 17:17

Авыл хуҗалыгында артык техника булмый

“Корал эшләр – ир мактаныр” дип юкка гына әйтмиләр.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 16 июньдә, Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Росагролизинг” җәмгыяте генераль директоры Павел Косов белән очрашты. Алар үзара хезмәттәшлекне киңәйтү юллары турында сөйләште.

Әйтергә кирәк, “Росагролизинг” 2019 елдан авыл хуҗалыгы техникасын яңарту буенча яңа федераль ташламалы программаларны тормышка ашыра, аларда Башкортстан аграрийлары да актив катнаша.

“Узган 2,5 елда республикага лизинг буенча гомум суммасы 5,2 миллиард сум булган 926 техника кайтарылды. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан ил төбәкләре арасында өченче-дүртенче урында тора, – диде Радий Хәбиров. – Республика шулай ук “Ферма под ключ” сынау проектын гамәлгә ашыру белән дә кызыксына”.

Павел Косов махсус акцияне башлау турында хәбәр итте. “Июнь ахырына кадәр безнең агролизинг программаларында катнашырга әзер булган авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрдән заявкалар көтәбез. Бу безгә аларны техника һәм корылмалар белән гарантияле тәэмин итү өчен кирәк”, – дип аңлатты Павел Косов.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас