Икътисад
16 Июня 2022, 13:54

“Амкодор” – көчле партнер

Аны көче нәрсәдә?

https://vk.com/agnazarovhttps://vk.com/agnazarov
https://vk.com/agnazarov

“Бүген Петербург халыкара икътисади форумында Белоруссиянең “Амкодор” холдингы белән килешү төзедек”, – дип язган республика хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.

Компания “Уфа” индустрия паркында игенне урганнан соң эшкәртү өчен корылмалар җитештерү буенча завод төзиячәк. Ә башкаланың Октябрь районында авыл хуҗалыгы, коммуналь хуҗалык һәм башка техниканы хезмәтләндерү буенча сервис үзәге төзергә ниятли.

Ике проект буенча инвестицияләр күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. 200дән артык эш урыны булдырылачак.

“Амкодор” – көчле партнер һәм без аның белән озайлы хезмәттәшлек булдыру яклыбыз”, – ди Андрей Назаров.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас