Икътисад
16 июнь 2022, 17:00

"Ак диңгезләр" юкка чыгармы?

Экология мәсьәләсе хәл итүне көтә. 

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген, 16 июньдә, Петербург халыкара икътисади форумында Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров һәм «БСК» җәмгыяте генераль директоры Эдуард Давыдов оешма үсешенең стратегик программасына кергән инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр.

Бу  проектларның күбесе предприятие эшчәнлегенең тирә-як мохиткә йогынтысын киметүгә юнәлтелгән.

БСК белгечләре “ак диңгезләрне”, ягъни эшчәнлек нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыкларны рекультивацияләү буенча зур проект әзерләгән. Әлеге вакытта документ Табигатькә күзәтчелек ведомствосында килешүне көтә.

Көнбатыш санкцияләре басымы аркасында килеп туган бүгенге икътисади каршылыкларга карамастан, предприятие, җитештерү күләмнәрен киметмичә, нәтиҗәле эшләвен дәвам итә, дип билгеләде Эдуард Давыдов. Шулай ук предприятиедә коллектив килешүдә каралган барлык социаль гарантияләр сакланган, моннан тыш, алар киңәйтелгән һәм тулысынча үтәлә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас