Икътисад
16 июнь 2022, 09:45

100гә якын троллейбус

Шулкадәр электр транспортына заказ бирелгән. 

transphoto.orgtransphoto.org
Фото:transphoto.org

Республика властьлары 100гә якын троллейбус сатып алачак. Электр транспортына заказ Уфа трамвай-троллейбус заводыннан килгән.  Бу хакта төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров “Sputnik Беларусь” басмасына биргән интервьюда сөйләде.

Төбәк властьлары Беларусь заводлары белән арытаба да хезмәттәшлекне үстерергә ниятли. Киләчәктә Уфа предприятиесен бу ил оешмалары белән берләштерү дә күз уңында  тотыла.

“Бездә җилдергән троллейбусларны үзебез җыя башлаячакбыз. Әмма бу Беларусьтан сатып алган  машина комплектлары. Әле без үзебезнең җитештерүчеләрдән 100гә якын троллейбуска зур заказ ясадык. Машина комплектлары Белоруссиянеке. Һәм без үзебезнең троллейбус заводын үстерү юнәлешен белорус предприятиеләре белән бергә арттырырга телибез”,  – диде Радий Хәбиров. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас