Икътисад
15 июнь 2022, 14:49

Килешүгә кул куелды

Авыл хуҗалыгы өметле, шөкер. 

Башкортстан республикасы җитештерүчеләрен “Пегас-Агро” чыгарган заманча  техника белән тәэмин итү буенча хезмәттәшлек турындагы килешүне бүген,  15 июньдә, Петербургта узучы халыкара икътисади форумда имзаладылар. Документта  БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры – Илшат Фазрахманов һәм “Пегас-Агро” компаниясенең генераль директоры Светлана Линник култамгалары тора.

Килешүгә кул кую уңаеннан оештырылган тантанада ике як та авыл хуҗалыгы комплексы модернизациясе өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итәргә  сөйләштеләр.

–2019дан алып 2021 елга кадәр республика аграрийлары 28,6 миллиард сумлык техника һәм авыл хуҗалыгы корылмалары сатып алды, – диде Илшат Фазрахманов. – Авыл хуҗалыгы комплексының техника паркы  бу елларда 10 мең берәмлеккә диярлек яңарды. Биредә авыл хуҗалыгы комплексы техникасын яңарту рспублика программасы саллы роль уйный, аңа ярашлы, республика бюджеты чыгымнарны яртылаш каплый. Болар барысы да, һичшиксез, тармактагы барлык технологик операцияләрне вакытында үткәрергә булыша. Язгы кыр эшләренең тәүге көннәреннән үк безнең аграрийлар “Пегас-Агро” компаниясенең сиптергечләрен актив куллана. Бүген без республиканың барлык аграрийлары өчен ташлама турында килештек.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас