Икътисад
15 июнь 2022, 18:04

Беларусь техникасы әйбәтме?

Радий Хәбиров бу хакта үзе әйтте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Sputnik Беларусь радиосына биргән интервьюсында моңа кадәр сатып алынган Белоруссия коммуналь техника  (фронталь төягечләр, тракторлар һәм башкалар, барлыгы 34 берәмлек техника) сыйфатын уңай бәяләде.

“Мин бу техникада эшләүче механизаторлар белән,  бу техника кайткан шәһәр башлыклары белән сөйләшкән идем. Алар аны бик мактый. Мин “Амкодор” предприятиесендә булдым, бу аны ничек җыюларын үз күзләрем белән күрдем, безнең өчен бик аңлаешлы техника бу. Хәзер без 2023 елга дәүләт сатып алулары планын төзибез һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез”, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе шуны да белдерде: яңа техника хезмәтләндерүгә мохтаҗ, бу уңайдан “Амкодор” җитәкчелеге белән Башкортстанда сервис үзәге төзү турында килешү ирешелгән. Бу максатларга җир кишәрлеге дә бүленгән. Анда Беларусьта әзерлек үткән Башкортстан белгечләре эшләячәк. Башка техника да: троллейбуслар, газ-мотор ягулыгында эшләүче экологик транспорт та сатып алу планлаштырыла, безнең төбәктә тракторлар җыю мәсьәләсе дә өйрәнелә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас