Икътисад
10 июнь 2022, 10:48

Кытай белән дуслык ныгый

Кытайда Русия сәүдә вәкиллеге каршында Башкортстан вәкиле офисы ачылачак.

Кытай белән дуслык ныгыйКытай белән дуслык ныгый
Кытай белән дуслык ныгый

8 июньдә Кытайның Русиядәге илчелегендә Башкортостан делегациясенең Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Чжан Хань Хуэй белән очрашты.

Аның кысаларында Русиянең Кытай Халык Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршында Башкортостан Республикасы вәкиле офисын ачу, шулай ук БР рәсми делегациясе белән 2022 елның көзендә Кытайга эш сәфәре белән бару мәсьәләләре каралды.

- Хәзерге вакытта республика Кытай белән хезмәттәшлек турында 6 килешү төзегән, бу - Ляонин, Цзянси, Чунцин шәһәре, Аньхой, Сычуань һәм Хубэй. КХР белән гомум хезмәттәшлектә - 20 килешү, шул исәптән дәүләт хакимияте органнары һәм тугандашлык турындагы килешүләр, - ди БР тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Очрашуда Чжан Хань Хуэй әфәнде, Кытай өчен Русия сәяси һәм икътисади мөнәсәбәтләрдә стратегик әһәмияткә ия, диде. Ул Русия белән Кытай арасындагы икътисади элемтәләрне ныгытуга өндәде һәм Кытай базарын җентекләп өйрәнгәннән соң, Русиядән теләсә нинди продукция КХРда үз сатып алучысын табачак, дип ассызыклады.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас