

Көн кадагында – “Башкортстан ихаталары”.
Республика халкы өчен бик мөһим булган “Башкортстан ихаталары” программасы буенча эшләр дәвам итә. Быел аңа 1 миллиард сум акча бүленгән, узган елдагы белән чагыштырганда, 300 миллион сумга артыграк.
Бу мөмкинлек тагын 200 территорияне төзекләндерергә форсат бирәчәк. Чагыштыру өчен: узган елда 140 ихата төзекләндерелгән. Программа барлык шәһәрләрдә (21 шәһәр), шулай ук 7 муниципаль районда гамәлгә ашырыла. Эшләр барлык муниципаль берәмлекләрдә дә алып барыла инде.
Мәсәлән, Октябрьский шәһәрендә күпфатирлы 6 йортның ишегалды территориясен комплекслы төзекләндерү башкарыла. Бу йортларда 1728 кеше яши. Территориядә юл бордюры ташын демонтажлау; юлны киңәйтү; юлларда һәм тротуарларда, шулай ук балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары тирәсендә борт ташлары урнаштыру эшләре башкарылган; яшелләндерелә торган зоналарга кара туфрак китерелгән; видеокүзәтү камералары урнаштырылган.
Баймакта да ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләренә керешкәннәр. Балалар һәм спорт-уен мәйданчыклары корыла, күп санда парковка урыннары җиһазландырыла, ишегалды юллары яңартыла, шулай ук өстәмә яктырту һәм видеокүзәтү монтажлана.
Шулай итеп, республикада 170 мең квадрат метр юлга асфальт түшәләчәк, 4550 парковка урыны төзекләндереләчәк, 165 балалар һәм спорт мәйданчыгы хәвефсез резина өслекле булачак.
Барлык эшләрне дә 1 сентябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Фото: put-okt.com