

“Урал аръягы-2022” инвестицияләр сабантуенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров пленар утырышта катнашты.
Чара “AntiSanction REGIONS: Яңа икътисади чынбарлык” дип аталды. Анда экспертлар Башкортстан икътисадының үсеш перспективалары һәм халыкара санкцияләрне җиңү юллары турында фикер алыштылар.
“Тәү чиратта инвестицион сабантуйда катнашучыларны чын күңелдән сәламлим, – дип сүз алды Радий Хәбиров. – Урал аръягы – хезмәт сөючән кешеләр, зур табигый ресурслар. Һәм безнең бурыч – Русия һәм дөнья бизнесына хезмәттәшлек һәм инвестицияләр өчен ачык территория булуын күрсәтү”.
Аның әйтүенчә, башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән инвесторлар Башкортстан белән кызыксына. Моңа ачык мисал – Сибайга инвестсабантуйга Русиянең 61 төбәге һәм 11 дәүләттән вәкилләр җыелды.
“Санкцияләр кертелгән, Русиягә килергә ярамый кебек. Ә монда төрле илләрдән коллегалар җыелды. Төркиядән партнерларыбызны аерым сәламлим, чөнки алар әзер һәм кызыклы проектлар белән килгән. Инвестиция башлангычларының берсе инде әзер дияргә була. Аның буенча җәй ахырына беренче нәтиҗәләрне күрербез дип ышанабыз”, – диде Радий Фәрит улы.
Ул шулай ук “Федерация Советы 2023 елда Уфада Русия һәм Беларусь төбәкләренең X юбилей форумын үткәрү тәкъдимен хуплады” дип хәбәр итте.
Утырышта чыгыш ясаучылар, Башкортстан белән икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләренә уңай бәя биреп, һәрберсе үз фикере белән бүлеште.
Чара ахырында Радий Хәбиров муниципалитетларда инвестицияләр активлыгы һәм уңай инвестиция мохите формалаштыру рейтингында җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкләде.