Икътисад
4 июнь 2022, 08:37

Европа базарлары Русия экспортына ябылдымы?

Сез ничек уйлыйсыз?

zaryakubani.ruzaryakubani.ru
zaryakubani.ru

Сибайда “Урал аръягы-2022” инвестсабантуенда азык-төлеккә дөньякүләм ихтыяҗ турында сөйләштеләр.

“Агросәнәгать комплексы – милли продукция экспортының төп юнәлешләренең берсе. Аңа дөнья базарында иң кирәкле товарлар – майлар, бал, ит-сөт, ашлык продукциясе керә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстанга булган соңгы биш сәфәр нәтиҗәләре Башкортстан продукциясенә ихтыяҗның саклануын гына түгел, ә кискен артуын күрсәтә. Безгә көнбагыш мае, он, ашлык, эре терлек кирәк, диләр... Аларны акчага сатып алырга, яисә җиләк-җимеш, яшелчә, чикләвеккә алышырга әзерләр”, – диде республиканың тышкы икътисади элемтәләр министрының беренче урынбасары Лена Изотова.

Министрлык инвестсабантуйда катнашучыларны, үз продукциясен дәүләт ярдәмен кулланып экспортлау теләге булса, бизнес-миссияләргә кушылырга чакырды.

“Без транспорт чыгымнарына, халыкара сертификатлауга субсидияләрне кайтарабыз. Экспортка кэшбек кебек ярдәм чарасы да бар, – дип аңлатты Лена Изотова. – Бүген тышкы базарлар шулкадәр зур, алар агроэкспорт күләмнәрен йотарга әзерләр”.

Европа базарлары Русия экспортына ябылды, дип уйларга ярамый, ди Италия-Русия сәүдә палатасы вәкиле Виталий Синицын.

“Тышкы товар әйләнеше, аеруча азык-төлек сәяси чикләрдән читтә кала килә. Бары экспортка өченче илләрне җәлеп итәргә туы килә. Ә бу икеләтә-өчләтә түләү системасы, логистика юлларының үзгәрүе, сертификация, таможня һәм страховка мәсьәләләрен яңача хәл итү”, – ди эксперт.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас