Икътисад
4 июнь 2022, 06:39

Дәүләт ярдәме булачак

Экспертлар фикер алышты. 

Кичә, 3 июньдә, Сибайда “Урал аръягы-2022” инвестицияләр сабантуенда “Дәүләт ярдәме механизмнары кысаларында яңа тармакларны кластерлаштыру юлы белән Башкортстанның сәнәгать потенциалын формалаштыру” темасына түгәрәк өстәл узды. Аны “Башкортстан Республикасының Стратегик эшләнмәләр үзәге” оешмасы оештырды.

Чараны “Башкортстан Республикасының Стратегик эшләнмәләр үзәге” директоры урынбасары Урал Ибраһимов алып барды. Ул төрле тармакларда инновацион производстволар булдыру исәбенә төбәк икътисадын диверсификацияләүнең стратегик әһәмиятен билгеләде. Аның әйтүенчә, бу процесста югары технологияле җитештерүләр аерым роль уйный, аларга хәзер комплекслы ярдәм күрсәтелә.

“Түгәрәк өстәл”дә “Башкортстан Республикасының пилотсыз авиация кластеры” һәм “РВ-1 технопаркы” мәсьәләләре дә күтәрелде. Моннан тыш, чарада катнашучылар нәтиҗәле коммуникацияләр урнаштыру, кооперациянең төрле модельләренең плюслары һәм минуслары турында сөйләште һәм үз эшчәнлекләрендә алдынгы технологияләрнең ролен бәяләде.

Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Радиоэлектрон сәнәгать департаментының корпоратив идарә итү бүлеге башлыгы Виктор Изирушев министрлык линиясе буенча тәкъдим ителә торган бизнеска ярдәм чаралары турында бәян итте. Шундый чараларның берсе – бизнес-проектларны финанслашу, аның кысаларында 20дән артык эш урыны булдыру һәм җиде ел эчендә планны гамәлгә ашыру йөкләмәсе булган очракта 2,5 миллиард сумга кадәр алырга мөмкин. Монда сүз урта һәм эре эшкуарлык турында бара, чөнки әлеге ярдәм программасына 50 миллион сумнан башлап проектлар керә.

Әле Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бизнеска радиоэлектрон сәнәгать технопаркларын төзү өчен 900 миллион сумлык ярдәм чаралары әзерли.

“Башкортстан ягыннан документларны тоткарлыксыз уздыру, эре генә түгел, кече бизнес башлангычын да яклау мөһим. Әгәр без шундый йөз кешене таба алсак, барысы да яхшы булачак, – диде Виктор Изирушев.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас