Икътисад
3 июнь 2022, 11:45

“ Урал аръягы – Башкортстан өчен стратегик мөһим территория”

Аның төп инвесторы – республика, диде Радий Хәбиров.

“ Урал аръягы – Башкортстан  өчен стратегик мөһим территория”“ Урал аръягы – Башкортстан  өчен стратегик мөһим территория”
“ Урал аръягы – Башкортстан өчен стратегик мөһим территория”

    Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  Инвестсабантуй-2022 кысаларында  социаль-икътисади үсеш Стратегиясен презентациясендә  ясаган чыгышында  “төбәк җитәкчесе вазыйфасында эшләгән чорда  ул иң күбе республиканың шушы  төбәгенә кергән районнарда һәм шәһәрләрендә булуын” әйтте.

Аның  әйтүенчә,  Урал аръягы – стратегик мөһим территория.

"Бу үсеш программасы хакимият  башлыклары тарафыннан игътибар белән өйрәнелергә тиеш. Кайбер әйберләрне халык белән игътибарлап сөйләшергә кирәк. Урал аръягында тау токымнарын эшкәртү  тармагында бик күп предприятиеләр эшли, иң зурысы – Подольск  яткылыгы. Әмма безгә табигый байлыкларга сакчыл карарга өйрәнергә кирәк. Без кайбер компанияләрнең  җиребезгә бөтенләй хайваннарча караучы фактларын ачыкладык. Безгә хәтта җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре белән шөгыльләнүче ведомствоара  комиссия төзергә туры килде, аны Хөкүмәт премьер–министрының беренче урынбасары Азат Бәдранов җитәкләде”, - диде Радий Хәбиров.

Төбәк  Башлыгы  сүзләренчә,  бүгенге көндә Урал аръягының төп инвесторы-республика, һәм үсеш стратегиясе бүгенге тормыш чынбарлыгына җайлашырга тиеш.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас