

Бүген, 3 июньдә, республиканың Сибай шәһәрендә “Урал аръягы-2022” Бөтенрусия инвестиция сабантуе тантаналы ачылды. Кунакчыл Башкортстан җирендә форумга җыелучыларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде:
- Хәерле көн, дуслар! Хөрмәтле кунаклар һәм коллегалар! Сибай дүртенче тапкырга “Урал аръягы-2022” Бөтенрусия инвестиция сабантуен кабул итә. Ихлас күңелдән илнең 21 төбәгеннән, 10 дәүләттән килгән кунакларны сәламлим. Димәк, безнең форумга кызыксыну елдан-ел арта. Без – ышанычлы һәм көчле партнер. Бу чара – Башкортстан үсешендә мөһим адым. Мин биредә катнашучыларның үзләренә яңа партнерлар табуына ышанам, - диде төбәк Башлыгы.