+21 °С
Болытлы


Мең ярым кунак, стратегик сессияләр, түгәрәк өстәлләр, эш төркемнәре утырышлары, шулай ук профильле күчмә утырышлар, дистәләгән килешүләр һәм мәдәни программа – Сибайда әлеге мәлдә барган “Урал аръягы-2022» IV Бөтенрусия инвестиция Сабантуеның программасы бик бай.
Мондый әһәмиятле чараны гамәлгә ашыру волонтерлар ярдәменнән башка мөмкин булмас иде.
Быел инвестсабантуйны үткәрүдә Уфа, Бәләбәй, Сибай, Салават, шулай ук Мәскәүдән 200ләп егет һәм кыз катнаша.