Икътисад
3 июнь 2022, 07:06

Хезмәттәшлек турында килешү төзелде

Ул нәтиҗәле булачак.

Хезмәттәшлек турында килешү төзелдеХезмәттәшлек турында килешү төзелде
Хезмәттәшлек турында килешү төзелде

     Кичә, 2 июньдә, Сибайда "Урал аръягы-2022” Бөтенрусия инвестиция  Сабантуе мәйданында Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм “МАЗ”  ачык  акционерлар җәмгыяте – “БЕЛАВТОМАЗ”  холдингының идарә итүче компаниясе арасында хезмәттәшлек итү турында сроксыз килешүгә кул куелды.

       Документ Башкортстан Республикасы территориясендә коммуналь техника җитештерүне локализацияләүгә, төбәкнең коммуналь техникасы паркын яңартуга, шулай ук Башкортстан ихтыяҗлары өчен техника кайтару мәсьәләләрен өстенлекле тәртиптә  хәл итүгә юнәлтелгән.

       Бәләбәй “Автонормаль” заводының генераль директоры Тимур Галиәхмәтов һәм генераль директор урынбасары – “МАЗ” җәмгыятенең сатып алулар буенча директоры Евгений Захаров килешүләр кысаларында  юл картасын имзаладылар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас