

Бүген Сибайда инвестсабантуй кысаларында “Төбәк туризмын үстерү мөмкинлеге буларак глобаль чикләүләр. Бизнес һәм туризм өчен заманча социаль медиа” дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Фикер алышуда Башкортостан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Ринат Фаткуллин катнашты.
- Башкортстан Республикасы җитәкчелеге туризм үсешенә аерым игътибар бирә, чөнки бу тармак бүген бик перспективалы, ул икътисади үсеш драйверы булырга тиеш. Төп бурыч – сыйфатлы туристик продуктлар булдыру һәм республика кунаклары һәм республика халкы өчен хезмәтләр күрсәтүне уңайлы итү, - диде Ринат Фаткуллин.