

Бүген Сибайда “Урал аръягы-2022” бөтенрусия инвестиция сабантуенда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм “ИнгФуд” компаниясе арасында килешүгә кул куелды. БР Хокүмәте Премьер-министры Андрей Назаров документка кул кую тантанасында катнашты.
Предприятие борчакны тирәнтен эшкәртү буенча яңа, заманча, югары технологияле, җегәрлеге елына 50 мең тонна булачак җитештерү линиясе төзү проектын гамәлгә ашырырга планлаштыра.
- Бу республика өчен бик мөһим проект, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров килешүгә кул кую нәтиҗәләре буенча. - Аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Башкортстанда авыл хуҗалыгы продукциясен тирәтен эшкәртү буенча уникаль җитештерү барлыкка киләчәк. Бу, һичшиксез, төбәктә үсемлекчелекне үстерүгә, аерым алганда, борчак кебек традицион культураны үстерүгә яхшы этәргеч бирәчәк. 5 млрд. сумлык проект Нефтекама территориясендә тормышка ашырылачак. Ул 100дән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.