Икътисад
3 июнь 2022, 05:50

Аскар– Әлмөхәммәт – Сибай автоюлы ачылды

Аны ачуда Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров  катнашты.

Аскар– Әлмөхәммәт – Сибай  автоюлы  ачылдыАскар– Әлмөхәммәт – Сибай  автоюлы  ачылды
Аскар– Әлмөхәммәт – Сибай автоюлы ачылды

Сибай шәһәрендә  барган  “Урал аръягы-2022” Бөтенрусия инвестсабантуе кысаларында күптән көтелгән тагын бер мөһим чара үтте – Аскар – Әлмөхәммәт – Сибай автоюлы ачылды.  Аны ачуда БР Премьер-министры Андрей Назаров катнашты.

     Премьер-министр кушуы  буенча эшләр 2020 елда башланган һәм менә  2022 елның маенда тәмамланган. Әлеге юл Сибай һәм Аскар, шулай ук Әлмөхәммәт һәм Хәлил авылларын тоташтыручы иң кыска асфальт-бетон юл булып тора. Аның озынлыгы 18 чакрым  тәшкил итә.

    Андрей Назаров әлеге юл участогының озак еллар дәвамында җирле халык тарафыннан зарланулар тудыруын искә төшерде. Һәм ул  катлаулы климат шартларына карамастан, үз эшләрен сыйфатлы башкарган төзүчеләргә рәхмәт белдерде.

- Нәтиҗәдә без 18 чакрым  заманча һәм уңайлы юллы булдык.  Ул юлдан балаларны көн саен мәктәпкә алып баралар. Кемдер көн саен эшкә бара, кемдер башкалага юллана.  Шунысы мөһим: шушы юл булгач, хәзер Уфага кадәр ара 30 чакрымга якынрак. Юл хәрәкәте иминлеге дә шактый артты, - дип билгеләп үтте Премьер-министр.

    Яңартылган юл буенча беренче йөрү хокукы Андрей Назаровка бирелде, ул автомобиль руле артында башкарылган эшләрнең сыйфатын сынап карады.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас