Икътисад
2 июнь 2022, 05:30

Инвестсабантуйның максаты актуаль һәм мөһим

Чарада катнашучылар моны яхшы аңлый.

Инвестсабантуйның максаты актуаль һәм мөһимИнвестсабантуйның максаты актуаль һәм мөһим
Инвестсабантуйның максаты актуаль һәм мөһим

Бүген Башкортстанның Сибай шәһәрендә мөһим чара -  IV "Урал аръягы" Бөтенрусия инвестиция сабантуе башланды. Форумда катнашучылар актуаль мәсьәләләр турында сөйләшәчәк: болар - инвестицияләр җәлеп итү, экспорт активлыгын күтәрү, моношәһәрләр һәм эчке туризмны үстерү, шәһәр мохитен санлаштыру, экологик проблемаларны хәл итү. Форумның төп темасы "AntiSanction REGIONS: яңа икътисади чынбарлык" пленар утырышында ачылачак. 

Ике көн дәвамында чарада катнашучылар, спикерлар һәм кунакларны бай эшлекле программа көтә. Болар - стратегик сессияләр, түгәрәк өстәлләр, эшче төркемнәр утырышлары, Башкортстан Республикасы икътисадын үстерүгә багышланган профильле күчмә утырышлар. 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас