Икътисад
30 Май 2022, 08:38

Кечкенә амбардан башланган эш

Хәзер алар ясаган шланг белән торбаларны чит илләрдә дә сатып алалар.

bash.news Кечкенә амбардан башланган эшbash.news Кечкенә амбардан башланган эш
Кечкенә амбардан башланган эшФото:bash.news

Стәрлетамак районындагы торбалар һәм шлангалар ясаучы предприятие чит илләрне дә үзенең товарлары белән тәэмин итә. Әмма алар алдына шундый сорау баскан: эшләргә мәйдан җитми. Сорау арта. Җирен тапканнар, әмма аны арендага киләсе елдан гына алырга мөмкиннәр. Нишләргә?

Сәнәгать кухнясының үз рецептлары, аларның калдык-постыклары юк диярлек. “Стәрлетамак районында урта һәм кече эшкуарлыкка ярдәм итү” программасына ярашлы күптән түгел автоматлаштырылган җиһаз сатып алганнар. Эшчеләрнең кул көче нольга калачак.

“Башполимерпласт” җаваплылыгы чикләнгән оешма җитәкчесе Роберт Абайдуллин әйтүенчә, 50ләп төрле товар җитештерәләр. Әгәр тонналар белән санасаң, елына 3,5 мең тонна продукция килеп чыга.

Оешмада эш 12 ел элек ике агай-эненең кечкенә амбарда эшләвеннән башлана. 90 квадрат метрлы бинаны арендага алып, ике станок белән эш башлыйлар. Хәзер оешманың продукциясе елына 20-30 процентка арта бара. Алар ясаган торбалар белән шлангаларны Стәрлетамак районында гына түгел, Казахстан белән Белоруссиядә дә сатып алалар.

Эшне киңәйтү өчен ерак түгел генә 10 гектар җир тапканнар. Аны 2023 елдан арендага рәсмиләштереп булачак.

Чыганак: bash.news

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас