Барлык яңалыклар
Икътисад
27 Май 2022, 14:11

Инвестсабантуйга мәртәбәле кунаклар киләчәк

2 - 4 июньдә Сибай шәһәрендә "Урал арты - 2022" IV Бөтенрусия инвестицияләр сабантуе үтәчәк.

Инвестсабантуйга мәртәбәле кунаклар киләчәк
Инвестсабантуйга мәртәбәле кунаклар киләчәк

Инвестицияләр сабантуена Русиядән,  Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия һ.б. якын чит илләрдән меңнән артык кунак чакырылган. Чарага федераль һәм төбәк власть органнары, Русия һәм чит илләр малтабарлыгы вәкилләре, инвесторлар, экспертлар, билгеле дәүләт һәм җәмәгатьчелек эшлеклеләре киләчәк.
Форумда катнашучылар актуаль мәсьәләләр: инвестицияләр җәлеп итү, экспорт активлыгын көчәйтү, моношәһәрләр һәм эчке туризм үсеше, кала мохитен электрон санлаштыру һәм экология мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Форумда катнашучыларны ике көн эчендә гаять бай эчтәлекле программа көтә: Башкортстан һәм Русиянең икътисади үсешләренә һәм глобаль хәл-вакыйгаларга багышланган стратегик сессияләр, түгәрәк өстәлләр һәм күчмә профиль киңәшмәләре, эш төркемнәре утырышлары үтәчәк.
Инвестицияләр сабантуеның беренче эш көнендә малтабар-шерифларның беренче төбәкара форумын тантаналы ачу вакыйгасы булачак. Шулай ук Global Management Challenge кубогының төбәк финал этабы үтәчәк.
Форумның икенче эш көнендә Урал артының социаль-икътисади үсеш программасы презентациясе булачак. Программаны әзерләүдә РФ Финанс министрлыгының гыйльми-тикшеренү финанс институты катнашкан. Шушы ук көнне "Инвестицияләр сәгате" форматында республика инвестицияләр комитетының күчмә утырышы да үтәчәк.
Форум 4 июньдә Баймак районында тәмамланачак. Анда кунаклар Башкортстан халыклары мәдәнияте һәм йолалары дөньясына чуму мөмкинлегенә ия булачаклар.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: