Барлык яңалыклар
Икътисад
27 Май 2022, 11:59

"Алга"ның ике предприятиесе министрлык исемлегенә керде

"Биорон" һәм "БашБалык" җәмгыятьләре "Алга" ОЭЗы (үзенчәлекле икътисади зона) резидентлары һәм РФ икътисади үсеш министрлыгының үзенчәлекле икътисади зоналар исемлегенә керде.

"Алга"ның ике предприятиесе министрлык исемлегенә керде
"Алга"ның ике предприятиесе министрлык исемлегенә керде

"Биорон" компаниясе В2 (рибофлавин) витаминын җитештерү буенча заманча җитештерү предприятиесе төзиячәк. Ул елына 900 тонна продукция җитештерәчәк. Малтабарлык планына ярашлы, проектны гамәлгә ашыруга быел тотыначаклар. Ул 2024 елда файдалануга тапшырылачак. Әлеге җитештерү предприятиесе уникаль булып санала, чөнки Русиядә башкача мондый предприятие юк.
"БашБалык" җәмгыяте исә мәрсин (осетр) токымлы балыкларны үстерү һәм тирән эшкәртү өчен балыкчылык комплексы төзиячәк. Предприятие төзелеп, үзенең проект куәтенә чыккач, ул Русия базарын экологик таза балык белән тәэмин итәчәк дип күзаллана.
Нибары ике ел элек оештырылган "Алга" ОЭЗы резидентлары оешмалары саны инде 12гә җитте. Алар гомум күләмдә 26 млрд. сумга якын инвестицияләр салачак, 1,7 мең яңа эш урыннары булдырачак. Мәсәлән, былтыр декабрьдән алып "Алга" ОЭЗы территориясендә аның беренче резидентлары "Зур" светодиод лампалары җитештерү заводы һәм "Аркада" махсус кием тегү предприятиесе эшли башлады. Әлеге ике предприятиедә 300дән артык кеше эшли.
Белешмә: "Алга" үзенчәлекле икътисади зонасы Ишембай һәм Стәрлетамак районнары территорияләрендә булдырылган. Русия икътисади зоналарының инвестицион җәлеп итүчәнлеге милли рейтингы йомгаклары буенча, 2021 елда "Алга" динамикалы үсүче икътисади зона итеп танылды.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: