Барлык яңалыклар
Икътисад
26 Май 2022, 21:44

Каршылыклар күп булса да...

Алга адым ясарга кирәк.

https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov

Бүген Башкортстан сәнәгать кластерларын үстерүгә йөз тота. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә болай дип язган:

“Безнең икътисад алдында торган катлаулы хәлдә дә Башкортстан сәнәгать кластерларын үстерүгә басым ясый. Предприятиеләрнең мондый берләшүе импорттан бәйлелекне киметергә, яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирә.

Мәсәлән, Башкортстанның мебель кластеры, ул илдә беренче булып Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы реестрына кертелде. Анда катнашучылар 775 миллион сумлык проектларны тормышка ашырырга ният итә. Алдагы 3-4 елда әлеге кластер предприятиеләрендә 1200дән артык кеше эшләячәк.

Без әле эшләгән пилотсыз авиация кластеры югары хезмәт хакы түләнә торган 5 мең эш урыны тәэмин итәчәк. Биредә пилотсыз очу аппаратлары өчен компонентлар һәм мәгълүмати системалар чыгарылачак.

Без боларда гына туктап калмаячакбыз. Безнең җитештерүчеләр берләшеп, киләчәктә ихтыяҗ булачак товарларга йөз тотарга исәпли”.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: