Барлык яңалыклар
Икътисад
26 Май 2022, 14:07

Бизнес-шерифлар очрашты

Сөйләштеләр, фикер алыштылар...

https://sib-worker.ru
https://sib-worker.ru

Русия эшкуарлары көненә һәм Башкортстанда “Эшкуарлык атнасына” багышланган чаралар дәвам итә.

Шул уңайдан 24 майда Сибайда “Урал аръягының эшлекле дөньясы” бизнес-инкубаторында бизнес-шерифлар очрашуы үтте. Эшкуарлар белән фикер алышуга салым инспекциясе, росреестр хезмәткәрләре дә килгән иде. Алар салым салуга кагылышлы, милекне кадастр исәбенә кую, дәүләт теркәве үткәрү кебек сорауларга җавап бирде, яңалыклар турында сөйләде.

Сибайның бизнес-инкубаторы буенча экскурсия һәм эшкуарлардан мастер-класслар да үткәрелде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: