Башкортстан республикасының рәсми делегациясе һәм эшлекле даирәләренең Үзбәкстанга сәфәре вакытында 25 миллион доллардан артык суммага 30 килешү төзелгән.
Шул исәптә кондитер, агач, алкогольсез эчемлекләр, көнкүреш химиясе, чикләвекләр, киптерелгән җиләк-җимешләр эшләнмәләре, текстиль проукциясе, бәрәңге хлопьялары, метиз продукциясе экспорты турында да.
–Үзбәкстанга эшлекле сәфәр бик бай эчтәлекле һәм нәтиҗәле булды. Делегациянең андагы программасы Намаган һәм Фирганә өлкәләре хакимиятләрендәге рәсми очрашуларны да үз эченә алды, – дип тәэссоратлары белән уртаклшаты сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.