Барлык яңалыклар
Икътисад
25 Май 2022, 10:42

Килешүгә кул куелачак

Сүз инвестсабантуй турында бара. 

“Урал аръягы” инвестсабантуенда Үзбәкстан инвесторы белән  Благовещен территориясендә эре проектны тормышка ашыруның беренче этапы турында килешү төзеячәкләр.  Бу хакта БСТ каналында узган брифингта БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде.

–Халыкара хезмәттәшлек итү хөкүмәт эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора, бүгенге чынбарлыкта бу – аеруча актуаль мәсьәлә. Үзбәкстанга, гомумән теләсә нинди илгә эш сәфәре белән барыр алдыннан хезмәттәшлек итүнең яисә товар әйләнешенең отышлы  юнәлшеләре җентекләп өйрәнелә. Хәзер инде без ул эш сәфәренең юл картасын формалаштыруга күчтек. Имзаланган килешүләрдән соң без аны тулыландырачакбыз, – дип билгеләде Рөстәм Моратов.

Ул шулай ук  халыкара юнлешләрнең нәтиҗәлелеге хакында да хәбәр итте. Мәсәлән, республика хөкүмәте эше ярдәмендә Төркиядә Башкортстан вәкиллеге ачылган һәм “Алга” икътисади зонасы буенча инвестицион проект тормышка ашырыла.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: