Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов нефть-газ тармагында Үзбәкстан белән хезмәттәшлек итәсе берничә проект әзер булуын белдерә.
–Әлеге вакытта Благовещенскида инвестицион проект тормышка ашырыла. Бизнес-миссиядә бу өлкәдә предприятиеләр саны күп иде, болар – НИПИ ПЕГАЗ (Үзбәкстанның «O‘ZLITINEFTGAZ» проект институты белән газ эшкәртүче предприятие булдыру турында килешү төзеде), Русхим (Үзбәкстан территориясендәге тау-металлургия сәнәгате өчен октан арттыручы присадкалар һәм эретүчеләр җитештерү буенча килешүне имзалады). Шуны әйтергә кирәк, Үзбәкстандагы коллегаларыбыз газ өлкәсендә алга киткән. Без исә нефть тармагында зур компетенцияләргә ия.