Барлык яңалыклар
Икътисад
23 Май 2022, 12:52

Сәфәр уңышлы булган

Башкортстан Республикасы делегациясе һәм рәсми даирәләренең Үзбәкстан Республикасына сәфәре тәмамланды.

Сәфәр уңышлы булган
Сәфәр уңышлы булган

Сәфәр уңышлы булган: ике республика арасында 25 миллион доллардан артык суммага 30 килешү төзелгән. Алар арасында: кондитер ризыклары, агач әйберләре, алкогольсез эчемлекләр, көнкүреш химиясе, чикләвек, киптерелгән җимешләр, тукыма продукциясе, бәрәңге кисәкләре (хлопья) һәм метиз продукция экспорты бар.

БР сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей  Гусев белдерүенчә, эш сәфәре программасына ярашлы Наманган һәм Ферганә өлкәләре хакимиятләрендә рәсми очрашулар үткән. Безнең делегация агросәнәгать кластерларын булдыру һәм үстерү тәҗрибәсен аерым игътибар белән өйрәнгән.

Сәфәр вакытында бәрәңге үстерү, аны эшкәртү, бәрәңгедән төрле продукция җитештерү буенча агросәнәгать кластерын булдыру проекты кысаларында Хезмәттәшлек һәм үзара эшчәнлек турындагы меморандумга кул куелган.

Моннан тыш, Меморандум республика  чәчәүлекләрен файдалануны, бәрәңге һәм аннан җитештерелгән продуктларны саклау, сортларга аеру, эшкәрү өчен склад комплексы төзүне дә күзаллый.

Чыганак: БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: