Барлык яңалыклар
Икътисад
23 Май 2022, 08:46

Паркта эшләр бара

2030 елга биредә 45тән артык яңа производство төзү планлаштырыла.

Паркта эшләр бара
Паркта эшләр бара

2030 елга биредә 45тән артык яңа производство төзү планлаштырыла.

 

Уфа шәһәренең Шакша бистәсе янында урнашкан «Уфа» индустриаль паркы Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының федераль реестрына кертелде

Паркның мәйданы 300 гектар чамасы тәшкил итә, ул җир кишәрлекләренең гомум мәйданы буенча лидер–паркларга керә.

– Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә «Уфа» паркы территориясе кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителгән. Хәзерге вакытта инвесторлар тарафыннан яңа производстволарны ачуга 34,5 млрд. сумнан артык акча кертелгән, анда 600гә якын кеше эшли. Индустриаль паркта инде агач эшкәртү, мебель җитештерү белән шөгыльләнәләр, шулай ук агротехника ясыйлар, — диде Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Хәзерге вакытта «Уфа» территориясендә 12 резидент һәм парк инфраструктурасын 7 кулланучы урнашкан, 2030 елга биредә 45тән артык яңа производство төзү планлаштырыла.

Шулай итеп, «Уфа» мәйданчыклары төбәк икътисады үсешенең төп нокталарынын берсенә әверелергә мөмкин.

 

Паркта эшләр бара
Паркта эшләр бара
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: