

Шулай дип белдерде Республика белән идарә итү үзәгендә үткән даими киңәшмәдә БР җитәкчесе Радий Хәбиров.
Икътисади үсеш һәм инвестицияләр сәясәте министры Рөстәм Моратов әйтүенчә, Үзбәкстанга кылган сәфәрдә безнең делегация вәкилләре 300гә якын очрашу үткәргән һәм алар суммасы 200 млн. доллардан артып киткән 19 килешү төзегән.
*****
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Нукуста Каркалпакстан Республикасының Игорь Савицкий исемендәге дәүләт сәнгать музеенда булган. Аннары Радий Хәбиров Жокаргы Кенес (Югары совет) рәисе Морат Камалов белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышкан.
Моннан тыш, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы линияләре буенча очрашулар үткән. Яклар сөт продукциясе җитештерү тәҗрибәсе белән бүлешкәннәр һәм Каракалпакстанга он, шикәр, көнбагыш мае продукцияләрен озату мөмкинлеген караганнар.
Шушы ук көнне Башкортстан җитәкчесе Сәмәрканд өлкәсе хакиме Иркенҗан Турдимов белән очрашып, төбәкара хезмәттәшлек, сәнәгать, эшлекле һәм мәдәни-мәгариф элемтәләрен ныгыту мәсьәләләрен тикшергән.
Башкортстан делегациясе Үзбәкстандагы иң эре "СамАнтепГилам" келәмнәр җитештерү предприятиесендә булган. Радий Хәбиров фабрика җитәкчелегенә Башкортстанда келәм җитештерү эшен көйләргә тәкъдим иткән.
*****
Оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров малтабарлык миссиясен оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде.
- Үзбәкстанга сәфәр бик бай һәм продуктив булды. Бу - безнең республиканың иң зур чит ил малтабарлык миссиясе. Без өч төбәктә: Каркалпакстан, Сәмәрканд һәм Ташкент өлкәләрендә булдык. Үзбәкстан икътисадта һәм социаль өлкәдә бик яхшы динамика белән үсешә. Без чит ил партнерларыбызның безнең республикага карата зур кызыксынуларын күрдек,- диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы республика хөкүмәтенә Үзбәкстанга оптималь транспорт маршутлары һәм иң мөһим мәдәни-тарихи объектларда булу мөмкинлеге белән туристик сәфәрләрне үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Быелгы җәйдән үк Үзбәкстанга зур туристлар агымы өчен уңайлы мөмкинлекләр тудыру мөһимлеген билгеләде. Төбәктә яшәүчеләрнең бу илнең уникальлеген, гүзәллеген һәм кунакчыллыгын лаеклы билгеләячәгенә ышанычын белдерде.