Барлык яңалыклар
Икътисад
20 Май 2022, 15:25

Эшкуарларга ярдәм йөзеннән

Ике ел түгел, ә өч ел.

Эшкуарларга ярдәм йөзеннән
Эшкуарларга ярдәм йөзеннән

Ике ел түгел, ә өч ел.

 

«Башкортстан микрокредит компаниясе" микрозаймнар бирү срогын 3 елга кадәр арттырды. Микрофинанс ярдәме Башкортстанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелә.

– Хәзер Башкортстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре элекке кебек ике елга түгел, ә өч елга акча ала ала. Һичшиксез, кабул ителгән карар бизнесны үстерү өчен дәүләт финанс ярдәменең җәлеп итүчәнлеген арттыра һәм эшкуарларга йөкләнешне киметә. Чөнки озак вакытка исәпләнгән бурычларга хезмәт күрсәтү җиңелрәк. Республика Хөкүмәтенең төп бурычы – дустанә булмаган санкцияләр шартларында үсеш өчен мөмкинлекләр булдыру, – дип билгеләп үтте эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары еллык 5 процент ставка белән - 5 миллион сумга кадәр, ә үзмәшгульләр еллык 4 процент ставка белән 500 мең сумга кадәр алырга мөмкин. «Башкортстан микрокредит компаниясе»ндә займ алган чакта ук аны түләүгә ташламалы чорны 6 айга кадәр рәсмиләштерергә була. Бу республика эшкуарларына микрофинанс ярдәме күрсәтү шартларын тагын да уңайлырак итә.
– "Башкортстан микрокредит компаниясе" мегарегулятор таләпләре буенча эшли, шул ук вакытта без клиентларыбызга агымдагы икътисади шартларда ярдәм итүнең финанс чаралары буенча максималь уңайлы шартлар тәкъдим итәргә тырышабыз, – диде компания директоры Илһам Закиров.

Эшкуарларга ярдәм йөзеннән
Эшкуарларга ярдәм йөзеннән
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: