Барлык яңалыклар
Икътисад
14 Май 2022, 13:54

Инвестсабантуй. Ул быел ниләр тәкъдим итәчәк?

Июнь башында Сибайда дүртенче инвестицион сабантуй узачак. 

Республикада җәй – сабантуйлар чоры. Борын-борыннан  язгы кыр эшләре тәмамлануны шушы бәйрәм белән билгеләгәннәр. Соңгы елларда Башкортстанда Урал аръягында бөтенрусия дәрәҗәдә инвестицион сабантуйлар уздыру күркәм гадәткә әверелде. Сибайда әлеге бәйрәм традицияләрендә булдырылган власть һәм бизнес диалогы яңа амбициоз максат һәм проектларга башлангыч бирә. Монда төп мәсьәлә – икътисад үсеше, тормыш дәрәҗәсен арттыру, республика һәм ил өчен яңа перспективалар булдыру.  2-4 июньдә узачак дүртенче инвестицион сабантуй катнашучыларын бай эчтәлекле программа көтә. Тиздән үтәчәк сабантуй хакында  республика хөкүмәте әгъзалары Мәскәүдә форумның программа комитеты утырышында сөйләде.

Дүртенче инвестицион сабантуй республика һәм ил алдында торган яңа чакырулар шартларында узачак. Моңа карамастан, Башкортстанга чит ил кунаклары киләчәк. Форумда традиция буларак федераль һәм төбәк министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Стратегик башлангычлар агентлыгы, Русия экспорт үзәге, РФнең Сәүдә-сәнәгать палатасы, Русия һәм чит ил бизнесы вәкилләре, инвесторлар, экспертлар, компанияләр җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре   катнашачак. Барлыгы 1500 катнашучы килүе көтелә. Быел бөтенрусия эшлекле форумны оештыручылар саны артуы күзаллана, мәсәлән, Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Башкортстан хөкүмәтенә Русия экспорт үзәге дә кушылырга мөмкин. Әлбәттә, бу чараны яңа компетенцияләр белән баетачак. 

Бу хакта тулырак монда укый аласыз. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: