Барлык яңалыклар
Икътисад
14 Май 2022, 16:37

Башкортстан бизнес-миссиясе – Иранда

Ул 4 көн дәвам итәчәк. 

Башкортстан бизнес-миссиясе – Иранда
Башкортстан бизнес-миссиясе – Иранда

Башкортстанның  Иран Ислам республикасына булган бизнес-миссиясе 13-16 майда дәвам итәчәк. Делегацияне БР Хөкүмәте премьер-министрының урынбасары –  БРның РФ Президенты карамагындагы тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Греков җитәкләде. Делегация составында сәнәгать һәм нефть-газ комплексы предприятиеләре.

Эш визиты БР Башлыгы Радий Хәбировның Ислам республикасы вице-президенты Сорена Саттари белән узган очрашуыннан соң туган  йөкләмәгә ярашлы башкарыла.

“Без конкрет тәкъдимнәр пакеты һәм аларны сәнәгать, авыл хуҗалыгы, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә тормышка ашыру юл картасы белән килдек. Республика продукциясе экспортының яңа юнәлешләрен һәм импортны алмаштыруны үстерәчәкбез. Нефть-газ секторында мөһим акцент ясалачак, әлбәттә. Чөнки Иран – табигый газ һәм нефть запаслары буенча дөнья лидерларының берсе. Әмма бу блокларның берсе генә, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать җитештерүе өлкәсендә  дә ким булмаган перспективалы хезмәттәшлеккә өмет итәбез”, – диде Сергей Греков. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: