Барлык яңалыклар
Икътисад
6 Май 2022, 18:20

Башкортстан тотрыклы үсештә

Экспертлар агентлыгы төбәкнең кредит рейтингын ruAА + дип раслады.

Башкортстан тотрыклы үсештә
Башкортстан тотрыклы үсештә

Бу кредитка яраклылык, финанс ышанычлылыгы һәм тотрыклылыгы. Рәсәйнең милли рейтинг масштабы кредит рейтингы белән чагыштыру өчен мөмкинлек бирә. Прогноз тотрыклы. Бу безнең барыбыз өчен дә зур казаныш.

Безнең төбәк - илдә иң борыңгы нефть чыгаручы төбәкләрнең берсе, һәм мондый бәяләү безнең финанс сәясәтебезнең эффективлыгын, икътисадның тотрыклылыгын һәм тышкы факторларга бирешмәвебезне раслый. Без имия сәнәгате һәм машина төзелеше үзәге. Башкортстан икътисады эшкәртүгә (нигездә нефть продуктлары) һәм сәүдәгә юнәлтелгән; сәнәгать тулаем төбәк продуктының 30% тан артыгын тәшкил итә. Бездә Русиядәге иң зур ягулык, энергия һәм нефть химиясе комплекслары бар һәм без нефть чыгару буенча илдә беренче унлыкка керәбез.

Башкортстан, башка тармаклар белән беррәттән, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче иң зур төбәкләрнең берсе, нигездә терлекчелек өлкәсендә. 2021 елга төп активларга инвестицияләр күләме 364,9 сум тәшкил иткән, бу 2020 ел белән чагыштырганда 9,3% ка артыграк. Позитив динамика икътисади вәзгыятьнең яхшыруы фонында төбәк предприятияләренең җитештерү куәтенең артуы белән бәйле.

Чыганак: Рейтинг агентлыгы "Эксперт РА"

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: