

Мәскәү биржасы мәгълүматларыннан күренүенчә, 2020 елның июненнән соң доллар беренче тапкыр - 68,63, евро 72 сумга төште. Мәскәү вакыты белән 10.05 сәгатьтә Америка валютасы, 1,46 сум югалтып, 69,50 сумга калды. Евро исә 1,31 сумга арзанайды. Хәзер ул 73,34 сум тора.Аналитиклар билгеләвенчә, Русия валютасы май бәйрәмнәре арасында сәүдә активлашкан шартларда ныгуын дәвам итәргә мөмкин. Шуңа да карамастан, базардагы хәлләргә АКШның Федераль резерв системасы утырышында (ул бүгенгә билгеләнгән) кабул ителәчәк карарлар йогынты ясый. Анда ставканы күтәрергә мөмкиннәр.
Чыганак: tatar-inform.tatar