

Язның ел туйдырыр санаулы көннәрен кулдан ычкындырмас өчен авыл хуҗалыклары ярты ел алдан әзерләнә башлый. Дүртөйле районының “Победа” токымчылык хуҗалыгында да без барганда басуга чыгачак техника старт сызыгында тора иде инде.
“Чәчүгә күптән әзербез. Көн ачылганны гына көтәбез”, – дип каршы алды безне хуҗалык җитәкчесе Данис Мадис улы Ишмакаев.
Өч тәүлек буена яуган яңгырлардан соң, ниһаять, кояш чыккан беренче көн иде бу. Тиздән орлыклар төшеп ятачак туфракка дым бик кирәк. Шуңа игенчеләр язгы яңгырга канәгать кенә. Үзләре исә, вакытны файдаланып, техниканы тагын бер кабат күздән кичерә, тикшерә. Без килгәндә “Победа”ның машина-трактор паркы кырмыска иләвен хәтерләтә иде: һәркем үз техникасы белән мәш килә – иң мөһим чакта сынатырлык булмасын. Чөнки 4,5 мең гектар җирне чәчеп чыгасы бар.
Бөртекле культураларны гына түгел, мал азыгын да күпләп үстерергә тырышабыз, ди Данис Мадис улы. Чөнки 2 меңнән күбрәк баш малны ел буена ашату өчен азыкны мулдан хәзерләргә кирәк.
“Кукуруз үстерәбез. Элекке елларда 250-280 гектарда чәчсәк, хәзер 400гә барып җиттек. Күпьеллык үләннәр мәйданын да арттырабыз”, – диде ул.
Чәчүне башкарып чыгар өчен орлык җитәрлек. Ашлама кертүне дә ел саен арттыра баралар икән. Элек гектарына 150-190 тонна кертелгән булса, быел 240 тонна ашлама керткәннәр.
Тәү чиратта кешесе кирәк
Данис Мадис улының “Победа” токымчылык хуҗалыгын җитәкләвенә әле әллә ни күп түгел – ул бу эшне 2019 елның февраленнән алып бара. Хәер, аңа кадәр дә ул биредә 19,5 ел эшләгән, аның күп өлешен – баш инженер вазифасында. Аннары 6 елдан артык МТС филиалы директоры булган. Шунда эшләп йөргән чакта “Победа”га җитәкче итеп чакырганнар.
“Бу хуҗалыкта эшләргә тәкъдим иткәч, башта икеләнеп калдым. Чөнки белгечлегем буенча – техникмын, ә монда малчылыкны да, үсемлекчелекне дә яхшы белергә кирәк. Аннары, хуҗалыкның икътисади хәле авыр икәнлеген дә белә идем. Кадрларга да кытлык: малчылыкта да, басучылыкта да кешеләр җитми, осеменаторлар, мал табиблары да кирәк иде. Шуңа башлап алып китүе авыр булды, – дип искә алды әңгәмәдәшем. – Тәү чиратта кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә туры килде. Кешене җәлеп итү өчен хезмәт хакы гына түгел, эш урынында шартлар булдырырга да кирәк, чөнки бүген иске техника, чылбырлы тракторларда эшләргә ашкынып тормыйлар. “Кузбасс” дигән чәчү комплексы алдык. Аңа Галикәев Радик исемле бик яхшы механизатор туры килде. “Кировец” тракторына “Кузбасс-Т” чәчкече тагып, ике ел чәчүе җиңел башкарып чыктык”.
Юкка гына корал эшли, ир мактаныр, димиләр шул. Яңа техника белән эш тиз бара. Югыйсә, 3 дистәгә якын ел эшләгән комбайннар һәрчак ремонтлауны сорап тора, ә бу шактый чыгымлы, ди Данис Ишмакаев.
Узган ел лизингка яңа комбайн сатып алганнар, 6 метрлы дискатор, җил белән калибрлаучы корылма да кайтарганнар. “Техника өчен субсидия бирделәр, бик зур ярдәм булды. Быел, ташламалы кредиттан файдаланып, Т-150 тракторы алырга иде исәп”, – ди ул.
Тракторга утырырга кешесе дә бар. Авыл кешесе эштән курка торган түгел дип, мактап телгә алды хезмәткәрләрен җитәкче.
Әйткәндәй, бу хуҗалыкка 7 авыл керә. Иске Яндыздан тыш, күрше авыллардан да килеп эшлиләр. Әле хуҗалыкта барлыгы 90нан артык кеше исәпләнә. Чәчү-уру вакытында 110нан артып китә.
Бүген кадрлар мәсьәләсен тулысынча хәл иткәннәр.“Малчылыкта да, игенчелектә дә белгечләр җитәрлек. Яшьләр дә бар”, – ди Данис Мадис улы.
Авыл хуҗалыгы колледжында укыган студентлар монда практика үтәргә килә. Җәй көне үзләренә акча эшләргә килүчеләр дә бар, кайсыберләре эшкә дә торып кала.
Калырлык та шул. Чәчү-уру чорында тырышып эшләнгән механизаторлар 100 меңнән күбрәк акчаны кесәсенә салып кайтып китә. Кайсыберләр Себер тарафларында ике ай эшләгән хезмәт хакын, гаиләң янында яшәп, үз туган авылда да эшләргә була, диләр алар.
Сыер савучыларның да хезмәт хакы җәй көннәрендә 30 меңнән артып китә. Иң авыр эшкә җигелгәннәре 34-35 мең сум ала. “Савучыларыбыз да бик акыллы, тырышлар, чит авылдан да килеп эшлиләр”, – диде Данис Мадис улы.
Малчылыкка – аерым игътибар
Малчылыкка килгәндә, монда кара-чуар токымлы маллар үстерәләр. 9 савучы тәүлегенә уртача 7 тонна сөт сава. Сөтне Бөре, Кушнаренко, Дүртөйле сөт комбинатларына тапшыралар.
“Күбрәк тә савып була, шуңа омтылабыз, – ди җитәкче. Шуңа малларны ашату аерым игътибарда тотыла. Бу уңайдан дөнья дәрәҗәсенә җитеп баралар: малларга 7-8 төрдән торган туклыклы азык бирелә.
Малларның үзләрен дә “яңарта” башлаганнар. “2-3 литр биргән, кысыр калган сыерлар бар иде. Алар урынына күп сөт бирә торганнарын үстерергә тырышабыз. Хәзер сыерларны ясалма орлыкландыруга күчереп барабыз”, – ди Данис Ишмаев.
Аның сөйләвенчә, хуҗалыкта Америкадан кайтартылган орлыклар белән эшли башлаган булганнар. Бу орлыкларның үзенчәлеге шунда: алар җенесләргә бүленгән. Димәк, алдан ук тана яки үгез бозау туачагын белеп торасың. “150 баш тананы шундый орлык белән тудырдык, – ди хуҗа. – Бу сыерларының сөтләре дә күп”.
Ләкин бүген санкцияләр кертелгәч, бу эш тукталып калган. “Шушы көннәрдә Свердловски өлкәсендә “Уралплемцентр” оешмасында булып кайттык. Хәзер алар белән эшләүгә күчәргә торабыз”, – дип ниятләре белән бүлеште әңгәмәдәшем.
Аның сөйләвенчә, безнең республикада бу юнәлештә эшлисе дә эшлисе икән, югыйсә генетика буенча нык артта калуыбыз бар.
Ни өчен таналарга өстенлек бирәсез дигән сорауга ул: “Токымчылык хуҗалыгы булгач, безнең өчен сөт бирүче маллар белән эшләү уңайлы, шуңа үгезләрне сатабыз”, – дип җаваплады.
Үгез бозауларны сораучылар күп. “Халык малны күп тота. Быел аеруча күп ала башладылар. Читтән дә килеп алалар, оешмалар да сорый, кайсыберләре 60шар баш алалар. Әле чиратта торучылар да күп”, – диде ул.
Эшлиселәр бар әле
Әйткәндәй, хуҗалыкта 3 ферма бар: 2се – сөт-товар фермасы дип аталса, 1сендә бозаулар үсә, таналар симертелә. Иске Яндыз һәм Сабанай авылларында урнашкан ике фермада да төзекләндерү эшләре үткәрелгән. Гомумән, финанс мөмкинлек булган саен, совет чорыннан калган биналарны ремонтларга, яңартырга тырышалар. Мондый эшләр ел саен уртача 4 миллион сум тирәсенә чыга. Ашлык амбарын яңартканнар, орлык чистарту өчен яңа җайланма төзелгән. Саный китсәң, байтак эшләр башкарылган. “Эшләргә кирәкләре тагын да күбрәк”, – ди җитәкче.
Әнә шулай итеп, заманында миллионер исемен йөрткән колхозның данын бүген дә сакларга тырышалар монда. Әлбәттә, авыл хуҗалыгы табигать шартларына да бәйле. Узган ел уңыш, бар урындагы кебек, әллә ни мактанырлык булмаган. Уртача 37 мең тонна җыеп алганнар.
Быелгы ел сынатмас дип ышанасы килә. Бүген орлык төшкән басулардан мул уңыш алып сөенергә язсын дигән теләктә кайтыр юлга чыктык. Әле хуҗалыкта 450 гектар мәйданга бодай, арпа, арыш чәчелгән. Һава торышы яхшы торса, сабан эшләрен ике атна эчендә тәмамларга ниятләре.