Икътисад
23 апрель 2022, 08:06

143 төр ярдәм булачак

Санкция дип тормыйлар...

Санкцияләргә карамастан, Башкортстан икътисады тыныч һәм ышанычлы алга атлый, дип ышандыра безне экспертлар.

Республика 143 төр ярдәм алачак. Бу хакта бу атнада хөкүмәттә үткән киңәшмәдә әйтелде.

Ярдәмнең финанс пакеты 55 миллиард сум тәшкил итә. Ул төзелеш тармагы, кече һәм урта бизнес, туризм һәм агросәнәгать комплексы тармакларына һәм башкаларга биреләчәк.

Икътисад фәннәре докторы Азат Янгиров фикеренчә, ил икътисадының тотрыклана баруын берничә факт дәлилли.

Беренчедән, Үзәк банк төп ставканы төшерде. Нәтиҗәдә кредит буенча ставкалар да түбәнәя башлады.

Икенчедән, ягулык-майлау материалларына хаклар артмады. Ә бу бәяләрне тотып торуга нык йогынты ясый.

Өченчедән, сум курсының ныгуын күрәбез. Ул пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә кайтты дияргә була. Бу Көнбатыш өчен көтелмәгән хәл булды.

Башкортстанда импортны алмаштыру буенча эшләр тиз адымнар белән алга китте. Ул азык-төлеккә дә, сәнәгать җитештерүенә дә кагыла, ди эксперт.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас